Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Министерство лесного хозяйства Республики Башкортостан

"Урманнарга керсәң... чыгарыңны уйла" - интервью министра лесного хозяйства Республики Башкортостан Марата Шарафутдинова газете "Кызыл таң"

23 Марта 2018
133
0

Башкортстанда тармакны үстерү стратегиясе нинди максатларны күз уңында тота?

Башкортстанның табигый байлыклары арасында урманнар аерым урын тота. Нефть, башка җир асты хәзинәләре белән беррәттән, урманнарның да республика икътисадын үстерүдәге өлеше елдан-ел арта. “Яшел калкан”ыбыз республика мәйданнарының 40 процентын били. Бу — 5,7 миллион гектар дигән сүз. Урманнар күбрәк Урал аръягы районнарында өстенлек итә. Төзелеш һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен таләп ителгән ылыслылар 1,2 миллион гектар тәшкил итә.

Соңгы елларда республиканың урман ресурслары потенциалы төбәкне социаль-икътисади үстерүдә фундаменталь нигез буларак билгеләнде. Урман фондының бай булуы, шулай ук тармакта төрле юнәлештәге эшчәнлекне җәелдерергә, эре эшкәртү сәнәгате янәшәсендә урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур этәргеч бирергә тиеш. Урман хуҗалыгы алдында торган бурычларның һәм проблемаларның ел дәвамында гына да республика Хөкүмәтендә, Дәүләт җыелышы-Корылтайда берничә тапкыр каралуы мәсьәләнең ни дәрәҗәдә җитди булуын күрсәтә. Хөкүмәт утырышында, мәсәлән, республиканың зур урман запасларына һәм исәпле урман кисү мөмкинлекләренә ия булуына карамастан (федераль округта өченче урында), урман сәнәгате комплексы продукциясе җитештерүдә мөмкинлекләрне тулысынча файдаланмавы билгеләнгән иде. Республика урманчылары аерым күрсәткечләр буенча ил күләмендә алдынгылар исәбендә тора. Әмма бүгенге икътисади шартлар яңача карашлар һәм тоташ тармак эшчәнлеген инновацион технологияләр нигезендә үзгәртеп коруны таләп итә. Шул максатларда Башкортстанда 2030 елга кадәр урман сәнәгатен үстерү стратегиясе эшләнә. Документны әзерләүгә галимнәр җәлеп ителде. Стратегиягә ярашлы, 2030 елга исәпле урман кисү-үзләштерү әлеге 29 проценттан 62,5 процентка җитәргә тиеш.

Мөһим документны тормышка ашыру максатында нинди чаралар күреләчәк? Урман сәнәгате республика икътисадын, шул ук вакытта бизнесны үстерүдә кайсы юнәлешләргә өстенлек бирәчәк? Шушы һәм гәзит укучыларны кызыксындырган башка сорауларны республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдиновка бирдек.

Әңгәмәдәш турында белешмә.

Марат Искәндәр улы Шәрәфетдинов 1975 елның 21 февралендә Ярмәкәй районы­ның Ярмәкәй авылында туган.1992-97 елларда Башкорт­стан дәүләт аграр университетында белем ала. Хезмәт эшчәнлеген Бәләбәй урман хуҗалыгында мастер булып башлый. Инженер, баш урманчы вазыйфаларын башкара. “Рос­природнадзор”ның Башкортстан буенча идарә­сендә төрле вазыйфаларда эшли. Башкорт­стан Хө­күмәте Аппаратында агросәнәгать сәясәте һәм табигатьтән файдалану бүлегенә баш консультант итеп тәгаен­ләнә.2010 елдан — респуб­ликаның урман хуҗалыгы министры урынбасары, 2017 елдан — министр.

— Марат Искәндәрович, Cез — урман хуҗалыгында 20 елдан артык эшләгән, хезмәт юлын гади урман мастерыннан башлап, министр вазыйфасына күтәрелгән кеше. Димәк, урман сәясәтендә “җилнең ничек искәнен” дә, тармак сулышын да тоя беләсез. Берен­че соравым да шуңа бәйле: республикада урман хуҗалыгын үстерү­нең яңа этабы башлануны Хөкүмәт дәрәҗәсендә сөйли­ләр. Cүз нәрсә турында бара?

— Ул, әлбәттә, тармакны 2030 елга кадәр үстерү турындагы Стратегия белән бәйле. Бу документ урман үстерү, агач эшкәртү, инвестиция җәлеп итү кебек мөһим юнә­леш­ләрне үз эченә ала. Без әлеге Стратегиядә агач хәзерләү һәм аны эшкәртү, биредә умартачылыкны үстерү, туризм мөмкинлекләрен кү­тәрү белән бәйле күпкырлы эшчән­лектә баланс сакланышын тәэмин итәргә тиеш. Аның өч юнәлешен эш­ләүдә берничә министрлык, ведомстволар җәлеп ителде. Күптән түгел ЮНЕСКО тарафыннан Русиядәге беренче геопаркны Башкортстанның төньяк-көнчы­гыш төбәгендә оештыру турында карар әзерләнүе мәгълүм булды. Аның үзәге исеме бөтен дөньяга танылган “Янгантау” шифаханәсе булачак. Телгә алынган Стратегия бер үк вакытта дәүләтнең дә, урындагы халыкның да һәм бизнес мәнфәгатьләрен дә исәпкә алырга тиеш.Стратегиянең төп максатлары турында сүз алып барганда, алар бик тә амбициоз. 2025 елга, мә-сәлән, исәпле урман кисү-үзләш­терү — 50, ә 2030 елга аңардан да югарырак процент тәшкил итәргә тиеш. Әл­бәттә, урманнарны тергезү сыйфаты яхшырачак. Әлеге вакытта елына 14 мең гектарда тергезәбез, шуның яртысы — ылыслылар. Урманны ясалма тергезү күрсәткече буенча без федераль округта — беренче, ил күләмендә — дүртенче урында. Резервлар бар. Министрлык канаты астында 33 автоном учреждение — урман хуҗалыклары бар. Алар арендага алынмаган участокларда эш алып бара. Йөздән артык урман питомнигын тота. Яшь үсен­теләр белән республиканы гына тәэмин итми, чит төбәкләрнең их­тыяҗын да ка­нәгать­­ләндерәбез. Узган елда, мәсәлән, шул юнәлештәге эш­чәнлек 30 миллион сум акча кертте.Стратегия тармак алдында торган проблемаларны барларга да ярдәм итте. Мин ышанам: аны тормышка ашыру өчен алшартлар яхшы.

— Республика Хөкүмәте заказы белән әзерләнүче Стратегик план тармакта кайсы юнәлештәге эчке резервларны ачыкларга булышлык итте? Рәсми чыганакларга караганда, Башкортстанда гомум агач запасы 765 миллион кубометр тәшкил итә. Ә рөхсәт ителгән агач кисү-хәзерләү күләмен 9,3 миллион кубометрга җиткерер­гә була. Эшчәнлекнең әлеге төре буенча Башкортстан, Киров һәм Пермь өлкәләреннән кала, өченче урында, ягъни, узган елда 2,8 миллион кубометр агач хәзерләнеп, исәпле кисү күләме 29 проценттан артмаган. Гәрчә, федераль округта ул 43 процентка җиткән.

— Аклану дип кабул итәргә ярамый, аның объектив сәбәпләре бар. Нәтиҗәле эш күрсәтмәгән арендаторлардан баш тарткач, күрсәткеч соңгы ике елда берника­дәр кимеде. Бу очракта саннарга караганда, урман хуҗалыгында тәртип урнаштыру нәтиҗәлерәк, отышлырак иде. Урман участокларында 17 килешүне берьяклы өздек. Бу — 650 мең кубометр агачка ия мәйдан иде. “Уфа фанера комбинаты” һәм “Уфа фанера-плитә комбинаты” җәмгыять­ләренең инвестицион проектлары кысаларында исәпле урман кисү күрсәткеченең түбән булуы да эшебезгә тискәре йогынты ясады. Алар планлаштырылган 1,3 миллион кубометрның 19 проценты күләмендә генә эш башкарды. Федераль округта ут күр-шеләребездән калышуның өчен-че сәбәбе Архангель һәм Гафури урманчылыкларында исәпле урман кисү мәйданнары тагын 358 мең кубометрга арттырылуга бәйле. Агач кисү һәм аны бигрәк тә таулы-ур­ман зоналарында ташуда көй­сез һава шартлары да комачаулады.

— Урман сәнәгатендә ин­вес­тор­лар эшчәнлеген ничек бәяли­сез? Алар өметне акладымы? Арендаторлар йөзне кызартмыймы?

— Әлеге вакытта Башкортстан урман хуҗалыгында берничә проект тормышка ашырыла. Шул исәптән, өчесе — Башкортстан Республика­сының өстенлекле инвестиция проекты статусына ия, янә дә өчесе — федераль әһә­мияттә. Шунысы аеруча куаныч­лы, аларның күбесенең максаты агачны тирәнтен эшкәртү белән бәйле. Монысы инде салым базасын арттыруда һәм урыннарда халыкны эш белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный.2017 елда 7,3 мең гектарда яңа үсентеләр исәбенә урман фонды тергезелде. Арендаторлар бу эшне 4,3 мең гектарда башкарды.Арендаторларга таләп артты, әлбәттә. Шул ук вакытта, ышанычны аклаганнарына “өлеш” тә әйбәт элә­гә. Әгәр, урман хәзерләү структурасына күз салсак, республикада урман кисү күләменең 45 проценты аларга туры килүе күренә.

— Соңгы елларда бигрәк тә урман өстенлек иткән районнарда яшәүчеләрнең халыкны агач төзе­леш кирәк-ярагы белән тәэ­мин итүдә ризасызлык бел-дерүе сизелде. Яңа җитәкчесе буларак, Сез бу проблемага ниндидер ачыклык кертә алдыгызмы?

— Республикада яшәүчеләр, билгеле, үзләрендәге табигый байлыктан файдаланырга хокуклы. Бу очракта нәтиҗәле, максатлы һәм закон кысаларында дип тә тулыландыру дөрес булыр. Урман хуҗалыгы халыкка төзе­леш, ремонт һәм ягулык максатларында елына 1,5 миллион кубометрга кадәр агач биргән вакытлар булды. 2017 ел йомгаклары буенча бу күләм 900 мең кубометрга якын тәшкил итте. Шуның яртысы диярлек шәхси йорт салучыларга бирелде. Ха-лыкның ихтыяҗы төште, шул сә-бәпле агач кисү күләме киме­гән, дип уйларга да була. Әмма алай түгел. Федераль закон кысаларын­да таләпләр катгыйланды. Хәзер кискән агачны максатлы файдалану таләп ителә, “алыпсатарлар”га чик куелды. Хәзер кисәргә агач участогы сораудан элек, кешеләр аны кайда һәм ничек тотыну турында уйлый.“Электрон чират”ка язылу да бу юнәлештә тәртип булдыруда мөһим роль уйнады. Без эшкә аяк чалучы коррупцион схемалардан арындык. “Электрон чират”ка басканда кемгә, кайда һәм күпме агач нинди максатларда кирәклеге һәм агач йөге­нең нинди техника ярдәмендә кайда озатылуы мәгълүм була. “Сакчыл Хөкүмәт” проекты кысаларында шәхси ихтыяҗлар өчен сату-сатып алу килешүләре төзегәндә артык кәгазьләрдән котылабыз. Аның буенча гаризаларны кабул итеп, рөхсәт алу вакыты өч айдан ике айга кадәр кимеде.

— Башкортстанда “Домокомплект” программасы уңышлы эш­ли. Ул бюджет өлкәсендә эш­ләүчеләрне агачтан салынган йорт белән льготалы шартларда тәэмин итүне күз уңында тота. Әйтергә кирәк, уңышлы эшләгән мондый программа Русиядә юк дәрәҗәсендә. Ул быел дәвам итәчәкме? Аның асылы нәрсәдә?

— Мондый хезмәт күрсәтү белән без байтактан шөгыль-ләнәбез. “Домокомплект” программасы берничә ел дәвам итә. Мисал өчен, урман кисүгә рөхсәт алу, аннары аны кисү, кайтару, бура салу, йорт тергезү өчен көч, вакыт һәм байтак чыгым китә. Ә программа буенча, анда катнашырга хокукы булган кешегә әзер йорт китерелә, өстәвенә займ да тәкъдим ителә. Бу инде урман чималын 100 процентка максатлы файдалану дигән сүз. Мондый “ипотека”га, әйткәнемчә, авылда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар гына өмет итә ала.

Белешмә. Республика­ның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетыннан алынган мәгълү-матларга караганда, 2017 елда авылда яшәүчеләргә “Домокомплект” программасы буенча 26 миллион сумлык 94 займ бирелгән. Исәпләүләр буенча, 2020 елга кадәрге ихтыяҗ — 1664 йорт комплекты та­ләп ителә.

Кызганычка каршы, узган елда телгә алынган программа буенча резервка куелган 63 мең кубо-метрның нибары 14 проценты гына үзләштерелде, 79 килешү төзелде. Әлеге вакытта аерым министрлык, дәүләт комитетлары белән берлектә программаны камилләштерү өстендә эш дәвам итә. Эшнең берникадәр “акса­вы”нда кайбер районнарда ылыслы урманнарның аз булуы сәбәп­че. Аерым лесничестволарда агач алуга чират биш һәм аннан да күбрәк ел тәшкил итә.

— Марат Искәндәрович, Cезнең белән әңгәмәдә Урман хуҗалыгы министрлыгының эшчәнлеге, проблемалары бер­ни­кадәр күз алдына басты. Сезгә шундый сорау бирергә телим: фәнни нигез­ләнгән стратегия бар, тармакта инвестиция күләме дә арта, урман участокларында эш барышын конт­рольдә тоту өчен яңа компьютер технологияләре уңышлы кертелә. Ә инде төп байлыгыбызны саклаучы, шул ук Стратегик программаны тормышка ашырырдай белгечләр җитә­ме?

— Министр буларак, тармак эш­чәнлегендә бер проблема да юк дисәм, бик сәер яңгырар иде. Сез­нең бу сорауда санап үтелгән юнә­лешләрнең һәммәсе дә гомум бурычны үтәүгә — урманнарны әрәм-шәрәм итүгә юл куймауга, аларны нә­тиҗәле файдалануга һәм табигый сакланышын тәэмин итүгә юнәл­телгән. Берничә сан китерергә телим. Узган елда урман турындагы законнарны бозган 2662 кеше ачыкланды. Төрле органнар белән берлектә, 29 меңнән артык патрульлек рейды оештырылды. Рөхсәтсез урман кис­кән 97 кеше җинаять җавап­лы­лыгына тарттырылды. Әлбәттә, җәза биреп кенә кешеләрдә урманнарга мәрхәмәтлелек тәрбияләп булмый. Гаять зур табигый байлыкка ия башкорт­станлыларның үзләре яшәгән, гомер иткән төяккә тәр-бияле, мәхәббәтле булуын теләр идем. Кешенең эчке культурасы түбән икән, аңарда соклану, ярату, игътибарлы булу тойгысын уятып булмый.Әгәр без урман хуҗалыгын-дагы эшчәнлекне тамырдан үзгәртергә — реформаларга телибез икән, бу, беренче чиратта, кадрларның ни дәрәҗәдә әзер­лек­ле, фәнни карашлы булуына бәйле. Республикада тармак өчен белгечләр әзерләүче югары уку йорты, урта һө­нәри махсус белем бирү учреж­дениеләре бар. Ләкин, яшь белгеч­ләрнең барысы да безгә эшкә килергә ашыкмый. Хезмәт хакы зур түгел. Бу турыда фикер-теләкләрне парламент утырышында да белдер­гән идек. Студентларны диплом ал­ганчы ук тәгаен урман хуҗалы­гына беркетеп эшкә өйрәтер­гә, сайлаган һөнәренә мөхәббәт уятырга кирәк. Бу юнәлештә эш башланды. Авыл хуҗа­лыгы тармагындагы кебек, без дә яшь белгечләрне җәлеп итәрдәй рес­публика программасы кирәк дигән фикердә.

Форсаттан файдаланып, гәзит­нең күптәнге укучысы буларак барлык урманчылар һәм шәхсән үземнең исемемнән яраткан басмам “Кызыл таң”ны һәм аның меңләгән укучысын 100 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Күбе­без шәһәрдә яшәсәк тә, кайчандыр шушы гәзитне көтеп алган һәм яратып укыган авыл малайлары. Ил, республика тормышында нинди генә катлаулы һәм җаваплы чорлар булмасын, “Кызыл таң” һәрвакыт үз кыйбласын югалт­ма­ды, үз укучысына хыянәт итмәде. Һәм бүген дә ул үзен кыю һәм принципиаль фикерле, гаделлек яклы булган басма булып кала. “Кызыл таң”ның табигать уянган вакытта дөньяга килүе очраклы түгелдер. Ул яшәеш, яңа сулыш белән бәйле. Шул уңайдан, “Кызыл таң”ның 100 еллык юбилеена шундый тәкъдим дә җитке­рәсе килә. Коллектив бер гасырлык тарихын яшеллек аллея­сенә 100 агач утыртып мәңгеләш­терсен иде.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

"Кызыл таң", 23 март 2018

Открой Свою Республику: открытаяреспублика.рф