Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Министерство лесного хозяйства Республики Башкортостан

“Бездә кагылгысыз эре урман арендаторлары юк” - "Кызыл таң" гәзите

5 Марта 2019
78
0

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров агач хәзерләүдә һәм эшкәртүдә яңа бурычлар куйды.

Узган җомгада Караидел районында 22 муниципаль район башлыгы, дәүләт власте органнары Дәүләт думасы һәм республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, урман хуҗалыклары җитәкчеләре, урман сәнәгате комплексына караган предприятие, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашлыгында “Урман форумы” үтте. Республика Урман форумының “Ресурслар, партнерлык, интеграция” темасы буенча узган пленар утырышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты һәм чыгыш ясады.

Форумның төп максаты — башкарма власть органнары, бизнес һәм җәмә­гать­челекнең берлектәге көче белән республикада урман сәнәгате комплексын тотрыклы үстерүдә нәтиҗәлелекне күтәрү. Пленар утырышка кадәр Радий Хәбировның төбәктә агач эшкәртү сәнәгате предприя-тиеләре эшчәнлеге белән якыннан танышуы, эшкуарларны борчыган мәсьә-ләләрне урында очрашып тыңлавы һәм авылларда халык фикере белән кызыксынуы да форумда күтәре-ләсе проблемаларга якын-рак килергә, урман хуҗа-лыгы алдында торган көнү-зәк бурычларны билгеләргә булышлык итте.Район үзәгендә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчелеге, Хөкүмәт, ми-нистрлык вәкилләре катнашлыгында оештырылган “түгәрәк өстәл”ләр дәвам иткән вакытта, Радий Хә-биров төбәктәге урман сәнәгате предприятие­лә­рендә булды.
Александровка авылында урнашкан “Луч” җәм­гыятендә республика җитәкчесе агач эшкәртү участогында булды. Әлеге вакытта биредә чит илгә агач материаллары әзерләүче яңа цех төзү буенча инвестиция проекты тормышка ашырыла. Инвестиция кү­ләме 10 миллион сум тәш­кил итә. Җәмгыять җитәк­чесе урынбасары Рөстәм Хисмәтуллин Радий Хәби­ровны предприятие эшчән­леге белән таныштырды. Урындагы урманчылыкта ул, шулай ук, республика бюджеты исәбенә алынган яңа техниканы карады, биредә эшләүчеләр белән сөйләште. Аларның эш шартлары, хезмәт хаклары белән кызыксынды. Очрашуда урман хуҗалыгы эш­чәннәре яңа Бәрдәш авы­лында мәктәп төзү мөм­кинлеген карауны сорады. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы 2020 елда авылда мәктәп төзи башлау өчен объектны быел проектларга күрсәтмә бирде.
Тат-Кудаш авылында Радий Хәбиров агачны беренчел эшкәртү белән шөгыльләнүче “Азатлык” җәмгыятендә булды. Бире­дә ул “Караидел урман сәнәгатьчеләре берлеге”нә керүче эшкуарлар белән очрашты. Урман хәзерләүчеләр бу очрашуда дәүләт субсидияләре исәбенә сатып алынучы техника һәм җиһазлар исемлеген киңәй­түне сорады. Икенче проблема — яңа урман билә­мәләрен арытыба аукционга кую өчен аларны кадастр исәбенә алудагы кыенлыклар. Урман сәнәгатьчеләре өчен ул өстәмә финанс чыгым булып тора, шул ук вакытта, киләчәктә аларның бу биләмәләрне арендага алачагына гарантия юк.
Шундый ук очрашулар Магинск, Абыз, Байкыбаш авылларында урнашкан урман чималы хәзерләү, эшкәртү белән шөгыль­ләнүче предприятиеләрдә дәвам итте. Биредә эшкуарлар Радий Фәрит улын үз продукцияләре белән таныштырды, аларны сатудагы проблемалар турында сөйләде. Очрашуда, шулай ук, җитештерүне арттыру мөмкинлекләре, матди базаны ныгыту, яңа эш урыннары булдыру, сәүдәне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Урман форумының пленар өлешендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәби­ров чыгыш ясады.
Форумга җыелуның төп максаты урман агачы хәзерләү һәм эшкәртү эшен үтәкүренмәле һәм заманча таләпләр буенча оештыруга омтылу белән бәйле, дип белдерде Радий Фәрит улы. Шул ук вакытта, урман­нан намуслы файдаланучыларга да ярдәм итәргә кирәк.
— Форумда күтәрелгән беренче мәсьәлә — урманга сакчыл, хуҗачыл караш булдыру. Ул, беренче чиратта, законсыз урман кисү һәм хәзерләүне туктатучы инфраструктура булдыруны күз уңында тота, — дип билгеләде Радий Хәбиров үзенең чыгышында.
Ул, бигрәк тә республикага чиктәш районнарда урманнарның рөхсәтсез киселүе турындагы хәбәрләрнең күпләп килүенә һәм контрольлек итүче орган-нарның тырышлыгына карамастан, урманнарны арендага алучы компания­ләрнең, төп эшчәнлегеннән тайпылып, әлеге урман участокларын субарендага бирүенә зур ризасызлык белдерде.
Икенче мөһим проблема — урман эшкәртү мәсьә­ләләре. Республика җитәк-челеге фикеренчә, Башкортстаннан тамырдан ки-селгән агач чыгаруны мини-мальләштерергә ки­рәк. Мондый эштән бик күп акча — казнадан да, халыктан да күләмле акча югалтабыз.

Белешмә. Урманда киселгән агач чима­лының нибары 65-70 проценты гына товар продукциясе булып тора, калган өлеше калдыкка озатыла. Һәм шушы күләмнең дә ягулык рәвешендә файдаланылганы 20 проценттан артмый, калганы бөтенләй кулланылмый.
Очрашуда Радий Хәби-ров республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы алдында күрше төбәкләр белән чиктәш районнарда ведомствоара оешмалар белән берлектә контрольлек итүне көчәйтеп, законсыз урман кисүчеләргә каршы көрәшне активлаштыру бурычы куйды.
— Урманнарны сакчыл һәм нәтиҗәле файдалануда җәмәгать контролен булдырырга кирәк, — диде Радий Хәбиров форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Мәгълүмат­лаштыру буенча дәүләт комитетына Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә урман биләмәләрендә интерактив геокарта булдыру эшен башларга тәкъдим итәм. Анда урман хуҗалыгы мәйданнарында агач кисү, эшкәртү, урманнарны тергезү чаралары, арендага бирелмәгән участоклар турында тулы мәгълүматлар тупланырга тиеш. Эшне болай оештырганда, берничә мәсьәлә комплекслы хәл ителәчәк, шул исәптән, инвестицион яктан җәлеп итү, урманнарны файдалануда “үтәкүренмәлелек” дәрәҗәсе яхшырачак.
Ул, шулай ук, урман биләмәләренең 70 процентын картайган агачлар алып торуын һәм кешеләргә бигрәк тә шундый агачларны кисәргә кирәклеген аңлатырга, аны республика икътисадының зур бер өлеше буларак кабул итәргә кирәклегенә басым ясады.
Мәгълүм булуынча, шәхси йорт салу өчен агач материалларына чиратта торучылар саны республика буенча 12 мең кешегә җиткән, һәм ул соңгы елларда аеруча кискенләште. Электрон чират булуга карамастан, чиратны сигезәр ел һәм аннан да күбрәк вакыт көтүчеләр саны үсә. Анализ күрсәтүенчә, чиратта торучыларның һәр бишенчесе генә агач материалына чын мохтаҗлык кичерә. Бүлеп бирелгән агачны алучыларның өчтән бере аларны максатлы файдаланмый.
— Агач материалын моңа кадәр булган система буенча бүлү үзен акламый, — диде Радий Фәрит улы. — Ул тамырдан киселгән агачны алып сатуны легальләштерүгә юл ача. Әлеге программа проблеманы беркайчан да хәл ит­мәячәк. “Домокомплект” программасы буенча бүленгән агач материалының өчтән ике өлеше туры алып-сату предметына әве­релә. Шуңа күрә Хөкүмәткә әлеге агач бүлү тәртибен яңадан карап, шәхси йорт салу өчен җир участогына ия булган гражданнарга гына льготалы шартларда урман агачы бирелү тәр­тибен куллануны беркетергә күрсәтмә бирәм.
Әлбәттә, мондый очракта льготага ия гражданнар саны кимемәячәк, диде республика җитәкчесе, кире­сен­чә, мохтаҗ булучылар исем­леге зураерга да мөм­кин.
Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел “Домокомплект” программасы кысаларында нибары 60 йорт эшләнеп сатылган. Республика өчен бу бик аз һәм Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, бу юнәлештә эшне җанландыру буенча Финанс министрлыгына, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына, Урман хуҗалы­гы министрлыгына һәм муниципалитетларга тәгаен чаралар планын тәкъдим итәргә кушты.
Урман форумындагы чыгышында Радий Хәбиров тармакта кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү, тармакны модернизацияләү һәм, шулай ук, урманнарны тергезү мәсьә­ләләре буенча министрлык, төрле ведомстволар вәкилләренең тәкъдимнәрен тыңлады. Республикада урман сәнәгатендә агачны тирәнтен эшкәртүгә, сәүдә базарында хезмәттәшлекне үстерүгә, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә, шулай ук, мөһим игътибар бирелде. Экологиягә, тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләү чараларының зур роль уйнавы билге-ләнде.
Форумда катнашучылар Радий Хәбировка әлеге чара кысаларында карал­ган барлык проблемалар буенча да сораулар бирү мөмкинлегенә ия булды. Аларның кайберләренә турыдан-туры җаваплы министрлык вәкилләренең аңлатмалары тыңланды.
— Бүгенге җитди очрашуда без шуны ачык белдердек: республика урман участокларында кагылгысыз эре арендаторлар юк. Закон бозу очраклары булганда, тикше­рә­чәкбез, — диде йомгаклау сүзендә Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, республика Урман форумын киләсе елда Зилаер районында үткәрергә тәкъдим итте.

Олег Төхвәтуллин.

  • “Бездә кагылгысыз эре урман арендаторлары юк” -