Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Министерство лесного хозяйства Республики Башкортостан

Урманнарны җиһаннан да күзәтәләр!

26 февраля 2019
55
0

Хәзер урлашу бәясе 700 мең сумга төшәчәк.

Соңгы вакытта урман проблемаларына ил күләмендә игътибар арту күзәтелә. Бигрәк тә табигый байлыкларны әрәм-шәрәм итүгә юл куймау, рөхсәтсез агач кисүчеләргә карата законнарны катылату мәсьәләләре ил җитәкчелегенең дә игътибар үзәгенә алынды. Күптән түгел, мәсәлән, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Хөкүмәт башлыгы белән очрашуда урман байлыкларын талауга чик кую максатында радикаль чаралар кулланырга кирәклеген белдерде. Федерация Советы спикеры бигрәк тә Русиянең көнчыгыш төбәкләреннән агач экспортына эмбарго кулланырга кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, агач экспортын дәүләт дәрәҗәсендә контрольдә тоту механизмы эшләми, ә инде урындагы күзәтчелек органнарының финансы чикле булу аларга бурычларын төгәл үтәргә мөмкинлек бирми. Валентина Матвиенконың урман сәнәгатендәге җитешсезлекләргә басым ясавы моның белән генә чикләнмәде. Ул, шулай ук, илдә Урман кодексы кабул ителгәннән соң, гомумән, тармактагы үзгәрешләрнең нәтиҗә бирмәвен тәнкыйтьләде.

“Үз вакытында Урман кодексын үзгәрттек... Без бу үзгәрешләр билгеле бер төркем кешеләренең проблеманы лоббистлар буларак өстен куюы нәтиҗәсендә барлыкка килде дип исәплибез. Нәтиҗәдә, урманның чын хуҗасын югалттык, урманчылар саны берничә тапкыр киметелде, без финанслауны югалттык һәм булган барлык эшне финанс белән тәэмин итмичә генә төбәкләргә тапшырдык”, — диде Дмитрий Медведев белән очрашуда Валентина Матвиенко.

Дөресен әйтергә кирәк, яңа Урман кодексы тармакта яклау тапмаган иде. Әмма бу турыда федераль дәрәҗәдә әлегә кадәр бер генә чиновник та “кычкырып әйтергә” базнат итмәде. Хөкүмәттәге очрашуда Премьер-министрның һәм Федерация Советы Рәисенең мондый дәрәҗәдә ачыктан-ачык сөйләшүе, бәлки, тиздән урман сәнәгате тармагында зур үзгәрешләр булачагына да сигнал булып торадыр. Югары палата спикеры “Рослесхоз” җитәкчесенең сигез ел эшләү дәверендә урманнарны рөхсәтсез кисүне туктату белән бәйле проблеманы хәл итә алмавына да зур ризасызлык белдерде.

Башкортстан урман хуҗалыгында рөхсәтсез агач кисүчеләр ничек ачыклана һәм законны санга сукмаучыларга карата нинди чаралар кулланыла?

Ил күләмендә урман сәнә­га-тендәге коррупция шундый дәрәҗәгә җитте ки, җинаятьчел урлашуда агач кисүчеләр генә түгел, ә агач чималын кисү, хәзерләүне контрольдә тотарга тиешле күзәтчелек органнары да “активлык” күрсәтә. Премьер-министр белән Югары палата Рәи­сенең очрашуында шундый нәтиҗә ясалды. Валентина Матвиенко белдерүенчә, “урман ху­җалыгы тармагы бүген зыянга эшли, ә агач чималын сатуны “икътисадның “кара секторы” дип кабул итәргә кирәк”. Очрашуда тар­макта тәртип урнаштыру өчен, беренче чиратта, агач экспортын вакытлыча туктату, аренда килешүләренең ни дәрәҗәдә законлы булуын тикше­рергә кирәк, дип билгеләнде.

Башкортстанда урманнар ал­ты миллион гектар чамасы мәйданны били. Әлбәттә, табигый байлыкларыбызга Мәскәү “рөх­сәте” белән килгән арендаторлар арасында законсыз хуҗа булырга теләүчеләр булгалады. Әмма бу мәсьәләдә республика җитәкче-легенең таләбе бер генә иде: намус­сыз арендаторларга Башкортстан урманнарында урын булмаска тиеш! Тикшерүче органнарга “эре” урлашучыларны ачыклау җиңелрәк. Әмма арада бәләкәй эшкуарлар арасында да куллары тик тормаганнар аз түгел.

Тармак министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы елларда урман агачын рөхсәтсез кисүчеләр саны арту күзәтелә. Ә, бәлки, урлашучыларны ачыклау күрсәткече үсәдер? Браконьерларга каршы көрәшне көчәйтү максатында республика Урман хуҗалыгы министрлыгы соңгы берничә елда яшел хәзинәбез үскән биләмә­ләрдә беспилотниклар һәм дистанцион космик мониторинг системасын уңышлы куллана башлады.

— Быелдан республикадагы барлык урман мәйданнарының дүрттән бер өлешен космостан күзәтеп булачак, — диде гәзит хәбәрчесе белән әңгәмәдә урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. — Урал аръягы районнары аерым игътибар үзәгендә, чөнки агач белән мутлашучылар анда күбрәк теркәлә. Берничә ай элек, мәсәлән, Бөрҗән районы урманында сату өчен төяргә әзерләп куйган буралар таптык. Узган елда Белорет районында, шулай ук, рөхсәтсез агач кисүнең 30дан артык очрагы теркәлде. Урман инспекторлары сүзләренә караганда тотылган урлашучылар — күп очракта бер үк кешеләр. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтергә телим: соңгы ярты елда республика Хөкүмәте ярдәме белән без бик күп техника алдык. Әлбәттә, алар сәнәгать эшчәнлегендә һәм табигый байлыкларны нәтиҗәле файдаланганда гына түгел, законсыз агач кисүче, хәзерләүчеләргә каршы көрәшергә дә ярдәм итәчәк.

Белешмә. Узган елда республикада “кара урманчы”лар тарафыннан 130 миллион сумнан күбрәк зыян салынган. Башкортстанда уңышлы кулланылган аэрофото һәм космик мониторинг бу күрсәт­кечне быелдан бермә-бер киметергә мөмкинлек бирәчәк. Министр белдерүенчә, космос аша алынган фотоларны оператив эшкәртү урманда законсыз эш итүчеләрне тизрәк ачыкларга мөмкинлек бирә­чәк.

Урманда рөхсәтсез агач кисүчеләр турында мәгълүматлар даими бирелә. Әмма алар китер­гән зыянны кайтару ничек оештырылган соң? Без әлеге сорау белән министрлыкның матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.

— Дәүләт урман инспекторлары оператив-профилактик операция кысаларында агач һәм агач материалы төялгән барлык транспорт чараларын даими тикшереп тора, — дип хәбәр итте безгә министрлыкның аналитик һәм оештыру эшләре бүлеге начальнигы Айрат Искәндәров. — Әлеге чарада Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре дә катнаша. Кызганычка каршы, урман турындагы законнарны санга сукмаучы, рөхсәтсез агач кисүчеләрнең барысын да контрольлек итүче органнар гына күзәтеп өлгерми. Табигый байлык­ларыбызның әрәм-шәрәм ителүенә һәм законсыз урман кисүгә шаһит буласыз икән, бу турыда министр­лыкның төбәк диспетчерлык пунктына 218-14-14 телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз. Әгәр хәбәрне фото, яки видеоматериаллар белән ныгыта алсагыз, тагын да ышанычлырак булачак. Урман байлыгына рөх­сәтсез үрелгән кешеләргә каршы бергә көрәшкән очракта гына аларның законсыз эшчән­легенә чик куеп була.

Белешмә. Урман турындагы законнарны бозган һәм тиешле документларсыз агачны кискән яисә чималны транспортировкалаган очракта, Русия Административ хокук бозулар кодек­сының бишенче өлешендәге 8.28.1 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тарттыру каралган. Вазыйфалы кешеләргә, агач материалы һәм (яки) бу эшне башкарганда файдаланылган транспорт средстволарын конфискацияләп, яисә кон­фискацияләмичә 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Юридик берәм-лекләргә, шундый ук шартларда 500 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф билге-ләнгән.

Урман хуҗалыгы министрлыгы инспекторларының шундый рейды күптән түгел 15 гыйнвардан 5 февральгә кадәр үткәрелде. “Лесовоз” дигән шартлы исем астында узган әлеге чарада полиция хезмәткәрләре дә катнашты. Ведомстводан алынган белешмәгә караганда, шушы вакыт эчендә 7 мең кубометр чамасы агач һәм төзелеш материалы төялгән 498 транспорт чарасы тикшерелгән. Операция барышында законсыз агач кисүнең 26 очрагы ачыкланган. Чималның гомум күләме 155 кубометр чамасы тәшкил итә. Биш җинаять эше кузгатылган. Рөхсәт-сез агач кисүдән 1216,2 мең сумлык зыян күрелгән.

Күренүенчә, Хөкүмәт Премьер-министры белән Федерация Советы Рәисенең очрашуында урман сәнәгате проблемалары күтәрелүе бик вакытлы булды. Ниһаять, чиксез урманнары­бызның да нәфесләре чикләнмәгән урлашучылар корбаны булмаячагына ышаныч туды. Ә бит моңа кадәр табигый байлыкларыбызны йөк машиналары белән ташыганны “күрмичә”, шәхси ихата ихтыяҗы өчен урманда корыган агач кискәннәрне күбрәк күрәләр һәм җаваплылыкка тарттыралар иде.

"Кызыл таң". Олег Төхвәтуллин.

  • Урманнарны җиһаннан да күзәтәләр!